Тукай яныннан узганда

Тукай яныннан узганда

Тукай яныннан узганда Күп уйлар килә башка: Алфавитта ник "Ә" түгел, "А" килә икән башта? Ник берәүләр "Боек шагыйрь!" Дип язалар Тукайны? Татар хәрефләре булмау Боегайтканмы аны? Нигә рәсми сайтка керсәң, Анда тәрҗемә генә? Юк татарча язылганы, Һәркем тәрҗемә элә. Нигә "Тукай, Тукай!" дибез, Башкаларны белмибез? Әдәбият - атнага бер... Аз укыйбыз, күрмибез. Нигә телне саклау өчен, Тырышмый ата-ана? Баласына "Сыночек" - ди, Үзе мескенгә кала. Ник "Инкыйраз булабыз..." дип, Үләргә җыеналар? Яшәргә дә яшәргә бит!!! Кулыбызда дөньялар! Нигә? Нигә? Ни өчен соң? ... Бик күп уйда сораулар. Алар хәл ителсен өчен Җитми карар, җитми гамәл, Яхшылыкка юраулар! Раил Гатауллин, 26.04.2024

Тэглар:

115

0