... Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын! Г. Тукай
Бәйрәм белән, милләттәшләр✍️ 26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Бәйрәм белән, дуслар! «Туган тел» И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!... #Тугантелем #татартеле #әдәбият #үзүсеш
62
0