#46нчы Әдәби Марафончылар 🌺
XXVIl Әдәби марафон 🌏 20нче апрель көнне #46нчыӘдәбиМарафончылар төркеме ☀️ арасында Шәрык клубында очрашу булып узды. Марафончылар арасындагы үзара танышу, Шәрык интерактив музеена экскурсия, чәй табыны артында әңгәмә бөтен дөнья мәшәкатьләрен вакытлыча онытырга ярдәм итте.💗Очрашуда олуг кунакларыбыз шагыйрә, прозаик, драматург, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гөлүсә Батталова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Әнгам Атнабаев исемендаге әдәби премия лауреаты, югары категорияле укытучы, безнең әдәби марафончыбыз Галия апа Гайнетдинова, әдәби марафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин бар иде. Шулай ук безнең өчен үзенчәлекле мастер-класс үткәрүе өчен "Балама" студиясе җитәкчесе, әдәби марафончыбыз Лилия Хисматовага зур рәхмәт! ❤️ Ә иң зур рәхмәтләрем шушы очрашуны оештырган әйдәманыбыз Гатауллина Гөлнара апага җиткерәм.💖 Алдагы марафоннарда да матур очрашулар насыйп булсын. ❤️ Матур, җылы очрашу өчен барлык кызларга да зур рәхмәт!🌺🌺🌺
66
0