Карлы миләш тәме
Укытучының калган сүзләре Миләүшәнең колагына кермәде. Яңадан күңел төпкеленә яшеренгән хыялы калкып чыкты. Күз алдына "Матурлык салоны" белән автосервис китерде. Әнә, кыйммәтле кара машинада Ибраһим Вәлидович килеп туктады. Ул хыял диңгезенә шул дәрәҗәдә чумган иде, янына Ләйсәнә килеп басканын да сизмәде. - Дәресем ошамадымы әллә, нишләп чыгып киттең? - дигән сүзеннән сискәнеп куйды. - Нишләп ошамасын! Яшьләрне чын тормышка әзерли торган бик яхшы дәрес тыңладым. Уйларым белән һаман шуннан чыга алмыйм әле. - Директор дәресе ул! Камил Арсланович элек авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче булып эшләгән, экономиканың асылын белә. Шуның өчен дәресләре дә кызыклы. Ул бар яктан да булдыклы. Менә хәзер аның волейбол уйнаганын күрерсең, яшьләрдән уздыра, - дип Миләүшә спортзалга алып керде. - Кемнәр белән уйныйсыз? - Үзебезнең көллият командалары арасында уйнап, республика ярышларына әзерләнәбез. Миләүшә аларның профессионал спортчылар кебек азартка кереп, җан атып уйнауларын исе китеп күзәтеп утырды. Кайтырга чыккач, Миләүшә сүз башлады - Барыгыз да ничек шулай оста уйныйсыз? - Безнең һәр иртәбез өч километрга йөгерүдән һәм директор Камил Арсланович җитәкчелегендә йога белән шөгыльләнүдән башлана. Ул:"Көллияттәбелем алган һәр студент физик яктан нык булырга тиеш", - ди. Әле спорт кына түгел, без район күләмендә үткәрелә торган сәнгать чараларында катнашабыз. Талантларны барлау һәм осталыкларын үстерү максатыннан һәр группа иртәнге линейкага график буенча тематик концерт программасы әзерли. Бүген безнең группа чыгыш ясады.
62
0