Таулар, диңгезләр артында

Таулар, диңгезләр артында

21 нче көн #әдәбимарафон Муса Җәлил "Таулар, диңгезләр артында" Таулар, диңгезләр артында, ә-әх!… Ерак урында. Быргылардан җыр тартыла Сугыш турында. Қүрәмсез ахры, егетләр, ә-әх! Тагын сугышырга. Генераллар безнең чиккә Қулларын сузган. Безгә туплар төтене белән, ә-әх! Банда бәйләнә. Сахра өстендә көтүе белән Қозгын әйләнә. Дошман көчен сындырырга, ә-әх! Күнгән инде без. Бандитларны җиребездән Қуа белербез. 329 нчы бит #МусаҖәлил #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапнәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

94

0