Тамга
Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" Ә менә Мирзабәкне кем үстерсә дә барыбер түгел шул. Малай аныкы, аның дәвамы! Солтакбәк нәселе ирләре күке булмады һәм булмаячак та. Таңны ул \тә-төртә көчкә аттырды. Ат җигәм дип абзарга керсә - аран буш иде. Малкай тау битендә утлыйдыр. Анда үлән куе һәм сусыл. Ир, йөгәнен беләгенә элеп, шунда китте. Кояш нуры тауга чәчелгән, күз камаша. Нуриханның әллә акылы зәгыйфьләнгән,/ әллә күзенә күренә: сукмактан, иңнәренә пар чиләкләрен җырлатып, Шәрифә килә иде. Нурихан, саташам дип, чытырдатып күзләрен йомды. Ачты... Ә хатын һаман килә дә килә иде... Ул әнә аңа карап көлемсәрәгән, аптырамый. Өч-дүрт адым кала икесе дә туктадылар. - Пәри кызы микән соң, дим? - Һи, Нурихан, җен-пәри әтәчләр кычкыргач йөрми ич инде, - диде Шәрифә, кызарып. Бит очлары алсуланган хатын дөньяның бер чибәре иде. -Чиләкләрең авыр, бир миңа, Шәрифә. 458 нче бит
109
0