Зифа Кадырова Бәхеткә юл кайдан?

Зифа Кадырова Бәхеткә юл кайдан?

Искитәрлек хәл - малае әтисенә пычак кутәрде. Коты алынган Дилә , йөгереп килеп, пычакның башына ябышуы булды, тарткан уңайга пычак уч төбен урталай ярып та чыгарды. Кан күрүгә малай пычакны ыргытып бәреп , өйдән чыгып качты. Шуның белән тавыш тынды, тик йөрәктә курку, сөягенә чаклы урталай киселгән учта бик озакка төзәлмәс яра калды. Дилә башта авыртуны да тоймады. Тик, көрәк-сәнәк тоткан саен ярасы ачылып, әрнеп канавы үзәкләрне өзә иде. Кая барсын, авыру килеш эшкә йөрде.

Тэглар:

112

0