Кызыл гөл
Мәдинә Маликова "Кызыл гөл" - Керсә соң! Начар түгел ич! - Шушымы начар түгел? Ә бәлки, моны эчәргә дә ярый, диярсең әле? - Кая, эчеп күрсәтәм! Мортаза чиләккә ябышты. Бу шаяру гына түгел, ул чынлап торып чиләктәге сыекчаны эчәчәк иде. Бөтен дөньясына үч итеп! Өзелсен иде Илүсәнең үзәге! Аның эчке бер бер алгысаудан аллган йөзендә, тетрәнеп торган борын канатларында, кысылган иреннәрендә, коңгырт күзләренең аңлашылмас ялтыравында хәтәр тәвәккәллек күреп, Илүсә куркып китте. Ул ике куллап чиләкне үзенә тоба тарттты: - Син нәрсә? Шушында егылып җан бирмәкчеме әллә? - Туган заводымның абруе дигәндә, җан да җәл җүгел! Илүсә чиләкне әйләндерде, майлы сыекча, чәчрәп, аның чалбар балакларын кап-кара таплар белән чуарланды. - Тарткалашмаска иде, - диде Мортаза. - Хәзер нишлисең инде? 125 нче бит
110
0