
Рәфкать Кәрами "Төпчек малай"
21нче көн. #әдәбимарафон "Төпчек малай" "Кичкә егетнең дус-ишләре җыелды. Бар да шат, күтәренке күңелле иделәр. Сүз арасында улының документларын химия институтыннан алып авыл хуҗалыгыныкына күчерүен һәм колхозда эшләргә нияте барын белгән Гайнетдин абзыйның гына, тыштан сер бирмәскә тырышса да, күңелен мәче тырный иде. Улының шундый башбаштаклык эшләвенә колхоз председателе Гафур Шәяхмәтов сәбәпче, билгеле. Каян килеп чыккан бит. Казанга киңәшмәгә барган иде шул председатель. Шунда Гариф белән очрашканнар, кайтуын да бергә кайтканнар. Эшен дә табып тора бит, терлекчелек фермалары буенча механик итеп куячак, имеш. Юк, төпчек улын сөт бидоннары, тирес арасында күрергә теләмәде Гайнетдин абзый. Сөйләшер әле ул аның белән." Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел - 26 нчы бит.
65
0