Әдәбимарафон. 21нче көн. Зинаида Захарова. Эш мине яратмый.й
Әби әйтә, кызым , әйдә, Бакчага чыгабыз , ди. Чүп утарбыз, су сибәрбез, Эш бик күп чагыбыз ди. Эшнең һич тә бетәсе юк, Мин инде күптән беләм. Әбинең дә, бабайның да Көне үтә эш белән. Биш яшьтә булсам да аңлыйм: Тик утыру ярамый. Ә бакчага чыкмыйм инде, Эш бит мине яратмый. #Әдәбимарафон #Татнефтьүстерүфонды #ЗинаидаЗахарова #балаларөченшигырь #эшбитминеяратмый #Татарстанязучыларберлеге
55
0