Нәбирә Гыйматдинова "Сихерче"

Нәбирә Гыйматдинова "Сихерче"

Сәвиләнең зиһене болай да чуалган иде. Кемгә генә караса да, кем белән генә сөйләшсә дә. уйлары Тәминдарга таба йөгерә. Йа алла! Нишләде соң алар кичә? Әйе кичә, төнгә каршы, урман аланында... Юк! Моны күз алдына китерү түгел, уйлавы да оят! Нигә оят, нигә оят... Шул тиклем зур гөнаһка баттымыни алар? Бүтәннәр өлешенә үрелдеме.. Юк. юк Дөньяда үлемсез өч нәрсә бар: табигать, җан, мәхәббәт. Ахырзаман җитеп, дөньяның асты-өскә килсә дә, туфракта яңадан орлык шытар, үлән үсәр. Ә яшеллектә, һичшиксез. тере җан иясе яралыр. Ә җан яралгач, анда мәңгелек хис туар. Ул хис — мәхәббәт дип аталыр. Әнә Тәминдар да аны уйлый. Уйлый Тәминдар. Көтә, юксына. Ә көн — чамасыз озын, төн — чамасыз ерак. Ир газаплана: кичәге төн тагын кабатланырмы, юкмы? Кабатланмаса? Учагың сүнсә? Йолдызлар да кыска гомерле ич, атылып сүнә. Мәңге янмый, мәңге балкымый.. Әлбәттә, ул төн кабатланмас, Тәминдар! Бернәрсә дә кабатланмый дөньяда! Икенче очрашу сине йә бәхетле, йә бәхетсез итәр. Хисләр йә сүрән, йә көчле булыр. Шуңа һәр күрешүнең кадерен белергә кирәк, Тәминдар...

Тэглар:

268

0