
Гөлнур Айзат "Күз яше ачы була" повестеннән өзек.
Сәяргә дәвалау курслары билгеләделәр. Кинезотерапия (дәвалау гимнастикасы һәм физкультура), уң якка тулаем массаҗ, психолог, логопедларның да ярдәме тиде. Ир, биш ай дигәндә үзе йөри башлап, Гадилә бакчада кайнашканда, балаларны карап торырлык хәлгә килде. Уң кулын күбрәк хәрәкәтләндерергә теләп, игезәкләрнең һәр адымын, һәр кыланышын аерым блокнотка яза барды. "Гармунчы Хәтирә", Казан, "Ак Бүре" нәшрияты, 117-118 бит
122
0