Айгөл Әхмәтгалиева-Давыл
Караңгылыкны әле тасма-тасма булып яуган, әле туздырганнан мендәр мамыгыдай уйнаклаган кар давылы телеп-телеп утә дә кайчак кул сузымы арада торган юлдышыңны да күрмәслек итә. Сызгырган, улаган, тагын әллә нинди котсыз тавышлар чыгарып хакимлек иткән буранның тынарга исәбе юк иде. Яшьләр Алмалы ягына кайтучы нинди дә булса машина килеп чыкмасмы дип өметләнеп, юлга күз текәп шактый озак басып тордылар. Кая ул, кичкә каршы мондый давыллар башы ике булган кеше генә йөрсә инде....
54
0