Зөлфәт Хәким Серле тәңкә
- Мин яратам сине! - диде Равил, Лаураның салкынайган кулына өреп. Лаура көлеп җибәрде: - Нинди ярату?! Тугыз ел очрашканыбыз булмады. - Ә мин тугыз ел буе, кайда булсам да, нәрсә эшләсәм дә, очрашырбыз дип хыялланып, өметләнеп йөрдем. - Мин сиңа инде әйттем: без синең белән төрле дөнья кешеләре. - Юк , без бер үк дөньяда яшибез! - диде Равил, кинәт ачынып.- Дөнья бер үк! Кинәт капка ямьсез шыгырдап ачылды һәм йорт алдында Харман пәйда булды. - Лаура! - дип эндәште ул гөрселдек тавыш белән. Лаура хәтта сискәнеп куйды. - Ярый, Рауль, мин сиңа шалтыратырмын, диде ул, абыйсы янына ашыгып. Нишләп болай соң?! Лаураны очратырга күпме хыялланып йөрде бит ул һәм менә күрешү насыйп булды. Лаурада аңа карата җылы хисләр бөтенләй юк микәнни? Әллә үзе, гомумән, салкынайганмы... Тормышлары чамадан тыш катлаулымы?.. Кемнең тормышы җиңел соң бу дөньяда?! (Дәвамы бар) #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #ЗөлфәтХәким #Казанутлары
Сылтамалар:
62
0