Фоат Сабрина"Тан жиле"

Фоат Сабрина"Тан жиле"

Өйләнер идем мин...Әминә бик яхшы кыз...- диде һәм туктап калды. -Сон? Мизхәт тагын бик озак дәшми торды. Ул җавап бирмәсә дә, Нуриасма инде сизенгән иде. -Зөбәрҗәтмени? - Оныта алмыйм мин аны, әнкәй! өзгәләнеп шулай диде Мизхәт.Үтерсәләр дә, оныта алмыйм… Күз алдымнан гел китми… Көчәя генә… Мизхәт ишеген дә япмыйча чыгып китте. Нуриасманың йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. «Йа аллам, мин бит бала гомеренә кергәнмен!» дигән хәтәр уй аның йөрәген өттереп, куырып алды. Ник кирәк булган миңа алар арасына тыкшыну?! Йөрәге баштук каршы иде ләбаса! Ә ул, кеше коткысына бирелеп, Зөбәрҗәтне ничек тә булса Мизхәттән кисеп ташларга теләде. Үз балаңны үзең бәхетсез итү шушы буладыр инде. Нуриасма ашаудан, йокыдан калды, ни уйларга да белмәде. 71нче бит.

Тэглар:

105

0