Әдәби марафонның егерме беренче көне

Әдәби марафонның егерме беренче көне

- Зур рәхмәт сезгә! Аерым-аерым әйтергә рөхсәт итегез. Иң беренче рәхмәтемне сиңа ирештерәм, Розалия! Гомеремә җитәрлек куаныч биреп, онытылмас кичә оештырганың, мине зурлап озатуың өчен рәхмәт! Исән-сау эшләргә, үзеңә дә шундый ук хөрмәт казанырга насыйп булсын! Зур рәхмәт сезгә, Газизә Мөхәммәтовна, хезмәтемне бәяләвегез өчен! - диде ул, Мәдәният бүлеге башлыгына ихлас елмаеп. - Зур рәхмәт, Закирҗан Әкбәрович, хезмәтемне онытмавыгыз өчен! Газиз авылдашларым, рәхмәтемнең олысы сезгә! Кешене халык күтәрә дә, таптап изә дә ала. "Халык көчле ул, дәртле ул, моңлы ул", дип, бер җөмләгә барлык сыйфатларын тиккә генә колачлап язмагандыр дөнья күргән Тукаебыз. Мине үз итүегез, зурлавыгыз өчен, олы рәхмәтем сезгә! - Саимә баш иде. - Минем гомер юлымда очравыгыз, мине яшәргә өйрәтүегез, чыныктыруыгыз өчен дә рәхмәт! Китап дигән белем чишмәсен бергәләп эчтек. Сәламәтлек телим барчагызга! Миңа, ялгызлык белән бергә, иҗат хисләрен дә бирде Ходай. Кулымда шигъри калыпка салынган көндәлегем. Гомерем буе уй-хисләремне, әйтер сүзләремне шигырьгә салдым. - Саимә тышлыгына чәчәкләр кисеп ябыштырылган ике калын дәфтәрен халыкка күренә торган итеп күтәрә төште. - Кызыксынсагыз укыгыз, китапханәдә калдырам, - диде ул елмаеп. . . Картлыкта нәни генә шатлык та зур булып тоела икән. Шатлык дигәч тә, теге яки бу хәлгә күңел ризалыгыдыр ул. Тормышка риза булганда, йөрәк тә тигез тибә, йөздән елмаю китми, төссезләнгән күзләр дә гел көлеп торалар сыман. Инде китапханәдә үткән кичәгә дә ничә айлар узды,ә җылысы...гомергә җитәчәк. Әйтерсең Саимә шул юбилей кичәсе өчен генә гомер кичергән. "Рәхмәт,язмыш,рәхмәт сиңа! Ялгызымны шау- шулы диңгездә бәргәләдең дә, тыныч, ямьле утрауга чыгарып куйдың", - дип, күңел ризалыгы кичергән хәлдә яр буеннан өенә атлады Саимә... 214 нче, 215 нче, 216 нчы битләр #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова

64

0