Әдәби марафон 21 нче көн

Әдәби марафон 21 нче көн

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Сания Әхмәтҗанова ГАИЛӘ УЧАГЫНЫҢ ҖЫЛЫСЫ Сер бирмичә дөнья барышына, Карамыйча һава торышына, Җыелышыйк гаилә җылысына, Көч өстәргә гомер агышына. Гаиләм, диеп типсен һәрбер йөрәк, Гаилә – ныклы ышаныч һәм терәк. Чын сөюнең тәмен татыр өчен, Һәркемгә дә гаилә назы кирәк! Дәвамына әдәп күчә килгән Сабыр хатын-кыздан, гадел ирдән. Өлкәннәргә урын бирсәк түрдән, Гаилә булыр тату, булыр бердәм. Кан-кардәшлек – түгел гади сәбәп, Туганлашып яшәү – изге гадәт. Күңелләрне күңелләргә бәйләп, Гаилә учаклары торсын әйдәп. Гаиләм, диеп типсен һәрбер йөрәк, Гаилә – ныклы ышаныч һәм терәк. Чын бәхетнең тәмен татыр өчен, Һәркемгә дә үз гаиләсе кирәк! #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #Лаешәдәбимарафончылары #СанияӘхмәтҗанова #ГаиләУчагыныңҖылысы

Тэглар:

59

0