Сәйлән Әхмәтова "Рәнҗемә, әни"
21нче көн #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Кыш ае. Кары да мул яуган. Бар кеше тормышның казанында кайный. Кемдер кайта, кемдер китә, кемдер төзелеш башлый. Авылда туйлар гөрли, бәбиләр туа. Гөлгенәнең генә бер нигә гаме калмады. Аның хәтта капка төбе дә көрәлмәгән. Ялгызлыгын, хәсрәтен, башында дөнья куу түгел икәнлеген ишарәләп, йортына бары бер генә сукмак килә, хатынның эшкә барган һәм эштән кайткан эзе. Аңа кайтучы да, көтеп алыр кешесе дә юк инде. Ә шулай да тормышны дәвам итәргә кирәк. Тик ничек??? Еш кына авылдашлар, тирә-күршеләр, туганнар: “Хәлең нихәл?” – дип сорашалар. Ә Гөлгенәнең хәлен сүзләр белән генә аңлатып биреп булмый. Ул хәленнән килсә, йөрәген ярып бирер иде дә, анда күпме яра барын, ничә һәнҗәр кадалуын күрсәтер иде. Үз хәлен кеше үзенә генә аңлый шул. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СәйләнӘхмәтова #Рәнҗемә,әни #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
95
0