Нәсихәт

Нәсихәт

Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа, Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама. Син кеби һәм ул теләнчеләр дә - алланың колы; Кул суза, мискин! - бәхетсезлек вә ачлык аркылы. Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; Ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы. Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә: Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә! Булса - бир, булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын, - Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр-Ильяслыгын! 94 нче бит Безнең авылларда бер-бер өйгә бер теләнче килеп, шул өйнең хатыны теләнчене: «Кит, кит, бабай, йөдәтеп йөрмә, бар, күземә күренмә!» - кебек сүзләр илә орышса, шуны ишеткән ире үзенең хатынына: «Каты бәрелмә, хатын! Ул карт Хозыр-Ильяс булмасын!» - дип тәнбиһ итәдер. Монда ишарә шуңар кыйлынды, (Г. Тукай искәрмәсе.)

Тэглар:

115

0