Нәбирә Гыйматдинова ' Күкчәчәк "

Нәбирә Гыйматдинова ' Күкчәчәк "

21 нче көн Иренең янавы җилгә очмаячагы көн кебек ачык иде. Колхоз рәисе чагында ук Лотфулла кыр-басуда адашкан сыер-сарыкны фермага куып яптыра һәм «аяк хакына» штраф түләтмичә хуҗасына бирмәскә куша иде. Карчык-корчык чирек сарык бәясеннән торган «аяк хакы» — акча каян тапсын, авыл советы рәисе Мирсәлимгә елый-елый зарлана. Ә Мирсәлим «тоткыннар»ны азат итәргә фермага ашыга. Шуннан соң Күкчәчәк аркасында бишбылтыр ук дошманнарга әйләнгән ике ир маңгай белән маңгай чәкештерә… Лотфулла күлмәк изүләрен ертып кайтса, хатын сүзсез дә аңлый: Мирсәлим белән «чүкердәшкәннәр», чөнки авылда колхоз рәисе белән пәрмә-пәр сугышырлык гайрәтле кеше ул гына иде. — Сөенмә, хәерчеләр чабатасының да кабыргаларын санадым, — дип, ир Күкчәчәккә бер генә җөмлә ташлый һәм, туксан тугыз терәү терәп, эченнән генә Мирсәлимне сүгәргә керешә. Дошманы белән хатынының да исемен янәшә куеп төрләндерәсе килсә дә, дөньясын шартлатырга җитәрлек микъдарда җыелган ачу төенчеген әлегә чишми, көчкә тыелып кала иде. Бөлгенлеккә төшкән колхоз таркалгач, халык сарыклар төсле миңгерәүләнде. Бер яктан авыл советы рәисе Мирсәлим пай җирләрен сатмагыз дип үгетләсә, икенче яктан хәйләкәр Лотфулла, озын телле акчалар вәгъдә итеп, карт-корының нәфсен кыздыра иде. Рәисләрнең кайсысын тыңларга да белмәгән халыкның уңга-сулга борыла-борыла муены кәкрәйде. Ниһаять, авыл кыл урталай бүленде: «Мирсәлимнеке дөрес» диючеләр пай кәгазен сандык төбенә яшерсә, «Лотфулланыкы дөресрәк»ләр, зур акчага өметләнеп, үз өлешен яңа байга илтеп тоттырды. Тик Лотфулла кулыннан саран тиеннәр генә тамды. — Ник кешеләрне алдадың?! — дип ачынды Күкчәчәк. Чөнки халык: «Ирең бәдбәхет», — дип, аның күзен ачырмый иде. Лотфулла юанайган корсагын гына сыпырды: — Үзләре бирде. Беркем дә көчләмәде. Хәерчеләр чабатасы ягына авышканнар да, беркөн каршымда тезләнеп: «Ал пайларны, Лотфулла», — дип ялварачак әле. Җир хәтле җирне талаганда, Мирсәлим кул кушырып утырмаска тиеш иде… Җебегән түгел иде бит ул. Нишләп ир Лотфулла тозагына эләкмәгән ярты авылдан бер хуҗалык оештырмады икән?

Тэглар:

56

0