Ләйлә Дәүләтова "Яшисең килеп яшә"

Ләйлә Дәүләтова "Яшисең килеп яшә"

21 нче көн Яшисең килеп яшэ Син яраткан алсу йөзләр Елмаеп көлеп торсын. Кая барсаң да өеңә Кайтасың килеп торсын. Гомерең буе яшә син Бәхет белән янәшә. Яратасың килеп ярат, Яшисең килеп яшә. Диңгезләр сиңа сай булсын, Дусларың гел бай булсын. Ходайның рәхмәте белән Эшләрең гел җай булсын. Дустыңа, туганнарыңа, Илгә ышаныч булсын. Алдагы көннәрең өчен Күңелең тыныч булсын.

Тэглар:

47

0