Рәмзия Габделхакова " Кышлар җиткәч кайтырмын..."

Рәмзия Габделхакова " Кышлар җиткәч кайтырмын..."

21 нче көн. Рәмзия Габделхакова " Кышлар үткәч кайтырмын". Бик кызык хәлгә очрады әле Сәвия. Аны күрүче, ишетүче табылды бит! Һәм бу тылсымлы зат биш яшьлек Айрат иде. Чана шуганда, таш баганага бәрелеп, кулын сындырган баланы районга озатып тормадылар. Мәҗит ага үзе шәп итеп гипс салып куйды. Әнисе бик үтенгән: " Зинһар, үзебездә калсын", - дигән. Районга хәлен белеп йөрергә вакытым да, җаем да юк дигән. Гөлүсә фермада сыер сава, буш вакыты булды исә, улы янына йөгереп килә. Кайчак куна да кала. Янында әнисе булмаса, малай йоклый алмый, уяна да шыңшый. Сәвия һәр төндә шул бала янына кереп утыра башлады. Ни могҗиза, беренче кичтә үк Айрат, аңа төбәлеп: - Син кем? - дип сорады. Сәвия, сорауның үзенә атап бирелүенә шикләнеп, тирә- якка күз салды, артына борылып карады. Ләкин алар янында башка беркем юк иде. Икеләнеп кенә дәшкән булды: - Мин ... яхшы апа... Айрат аны ишетте, шунда ук җавап та бирде: - Ә минем сиңа " Матуг апа" дип дәшәсем килә. Ягыймы? - Мин матурмыни? - дип елмайды Сәвия. Малай баш какты: " Әйе!" Сәвия үзен күрүче, ишетүче булуына сөенеп туя алмый иде. Аның тормыштан, исән кешеләрдән һич тә аерыласы килми иде. 47 нче бит. #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #МиллионТатар #ТатарстанЯзучыларыБерлеге #НурлатМарафончылары #РәмзияГабделхакова#Кышларүткәчкайтырмын

Тэглар:

118

0