
Каракош Нәбирә Гыйматдинова
Төнгә каршы күзеңне тасрайтып Бәрияләргә бару килешмәс, аннан, кичке акыл иртәгесе көнгә ярамый дип, егет кисәүләре пыскыган нигез кырыена иске-москыдан урын җәйде. Агач ботакларын сындыра-сындыра дулаган җил тынып, авыл өстендә бер уч болыт әсәре калдырмаган, офык читенә илтеп өйгән, күк йөзе зәп-зәңгәр, җирдән саркыган караңгылык аның төсен күмә алмыйча азаплана иде. Рәхимҗан авызын зур ачып төтен сеңгән һаваны йотты. Әкрен генә көй көйләде, моңсыз тавышы борыны тыгылган кешенең ыңгырашуына тартым иде. Их, бәхетеңне керпе ашагач, шул инде ул. Ятасың сәләмәгә төренеп, күккә карап
95
0