Габделхәй Сабитов "Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе"

Габделхәй Сабитов "Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе"

Егерме беренче көн. "Себер" дигән сүз ни өчендер минем күз алдында җан өшеткеч шомлы җилләр генә уйлап торган шәрә бушлыкны китереп бастыра иде. Үзем килеп күргәч, бу якларның матурлыгына , табигатьнең байлыгына исем китте. Аулыйм дисәң, кыргый җәнлеге, тотыйм дисәң, елгасында балыгы күп. Каен аралаш тәбәнәк куаклыкта кура җиләге пешә. Тау битендәге аланнарда бил тиңентен зәңгәр чәчәкле сусыл үлән үсә. Печән чапканда бөрлегән суыннан чалгы кызара. Ә сопка түбәсенә менеп карасаң, алдында күз күреме җитмәслек киңлек ачыла. Ирексездән : "Ай-һай! Кайда икән бу яшел диңгезнең ярлары?!"-дип куясың . Кай ягына карасаң да - дулкын, дулкын, дулкын!.. Ничек кенә сөреп, ничек кенә чәчеп бетергәннәр ул бодайны! Киң булып, иркен булып дулкынлана... Болытлардан төшкән сыек күләгәләр сопка итәгенә ятып шуышалар... #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

56

0