Таллар. Таһир Шәмсуаров

Таллар. Таһир Шәмсуаров

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Туган җирдә тамыр җибәргәнгә, Мин үз иттем бөдрә талларны. Халкым сыман сабыр, тыйнак таллар Бала чактан сөйдем аларны. Без, таллардан сыбызгылар ясап, Томаннарга басып сызгырдык. Бәсләр сарган көяз таллар белән Күпме салкын кышлар уздырдык. Кара көздә, сагышлардан саклап, Тамырларга ятты яфраклар. Елдагыча, карлар туган якны Ап-ак юрган белән ябарлар... Замананың төрле чагы булды... Хатлар җитмәс чит-ят җирләрдә, Ерак араларны якынайтып, Шушы таллар керде төшләргә. Авылында гомер сөрүчеләр, Ышанамын, мине аңларсыз. Җәйнең ямен күрер идек микән Су буенда үскән талларсыз?! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #Шигырьләрбагышлаулар #146нчыбит

89

0