
Кешесез өй
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кешесез өй Беркем керми, беркем чыкмый, Капка да ачмый ялгыш. Кадакланган тәрәзәдән Дөньяга карый сагыш. Кайтыр да төпләнер, диеп, Юкка гына алдыйлар. Монда тормыш шәме сүнгән, Төнлә дә ут алмыйлар. Җаны барлар беттемени,– Тагын нәрсә диясе?! Бала сыман үксеп елый Ятим йортның иясе. Ташланган төп нигез хәлен Көзге җилләрдән сора. Койма башында сөт күрмәс Чүлмәк эленеп тора. Ишегалдындагы чирәм Каз бәбкәсен сагынган. Кешесез йортның капкасы Ачылмаска ябылган... #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиянәшрияты #Таттелеком
89
0