21 нче көн. "Каракош" Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

21 нче көн. "Каракош" Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

21 нче көн Һәр гөпелдәткән карга аңа чамасыз ләззәт бирә иде. Койма буенда тау хәтле кош үләксәсе өелде. - Атай, - диде егет, - үләт базына ташы бу чиркангычларны. Бакчаны чистарттым. - Дөньядагы барча карганы чүпләмәссең, малай, куанма. - Берсе ычкынды, атай. Ну барыбер каптырам мин аны, Һашияләр кыегына шылды, мөртәт. Төнлә ул Сафияләр чормасын кармаларга уйлады. Кесәсенә фонарен тыкты. Каракош, һичшиксез, шунда поскан иде. Уртак коймадан теге якка сикерәм дигәндә генә, күзе ишегалды уртасында тыпырчынган кап-кара әйбергә төште. Менә әйбер, җанланып, тәпиләренә басты һәм сыңар канатын шапылдатты. Каракош!!! Егет, койманы дөбер-шатыр аударып, аңа ташланды, тик кош ике-өч сүәм биеклектә өскә күтәрелеп өлгергән иде, егет сикерә-сикерә аңа үрелмәкче булды, буе җитмәде. Аннан кош бакча артыннан гына кырга таба очты. Бик түбән очты. «Әһә, - диде Рәхимҗан, сөенеп. - Сыңар канат белән җилпенәсеңме? Берсен ядрә тиштеме? Ерак чаптырмассың, алайса, безне, җанкисәк, җиргә мәтәлерсең». Алар куыша-куыша урман авызына җиттеләр. Кинәт Каракош иң биек агач ботагына кунды да тибенә-тибенә: - Кар-р, кар-р, - диде. Аның күзе ут кебек кып-кызыл иде... - Әле син ял итәсеңме, ух-ух, — дия-дия, егет аңа гырда белән бәрде. Кош өркеп агачтан аерылды. Аны ничек кенә булса да яңадан кырга таба куаларга кирәк, анда канат ялы бирердәй куак-мазар юк иде. Рәхимҗанның теләгенә буйсынгандай, «уткүз» кырга борылды. Ул хәзер сыңар канат кагып әлсерәгән, егетнең алдыннан җир ягалый гына оча, ике-өч талпынсаң, кулга эләгәчәк иде. Егет, «үтерәм!» дип үз-үзен кыздыра-кыздыра, соңгы көчен җыеп, Каракош өстенә сикерде... Шул мәлдә аның аяк астындагы җир каядыр шуышып китте, һәм ул, корбанын кочаклаган килеш, упкынга мәтәлде. Үләт базы дигән җәһәннәм аны күптән көтә иде..91 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #МәхәббәттәгонаһбарПовестьлархикәятләр #Каракош #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар

Тэглар:

135

0