МаратКәбиров " Мәхәббәт яңгыры"
Таңчулпан бернәрсә дә әйтергә теләмәгән иде. Тик урамга карау белән бүген күргән төшен хәтерләде һәм, үзе дә сизмәстән, теге сүзне пышылдады: – Бу – мәхәббәт яңгыры! Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (1) Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (1) 1 Бүлмәдәге хатын-кызлар өстәлгә капланып, кайсы язып, кайсы кулъязма укып утыралар иде. Таңчулпан гына бер эшкә дә тотына алмады, тып-тып итеп тәрәзәгә сибәләгән яңгыр тамчылары астында, бүген күргән төше хәтеренә килде дә шуны уйлап эт булды. Төш күрдем дип артык исе китә торган кеше дә түгел иде инде югыйсә. Әмма, әллә шул яңгыр тәэсирендә, бүгенге төше тынгы бирмәде. Бер карасаң, күргән төше ул кадәр һуш китәрлек түгел ләбаса: аяз көнне яңгыр койды да койды, ә ул тукталгач, Таңчулпан белән ниндидер егеттән башка һичбер кем чыланмаган булып чыкты. Ә бит урам тулы халык иде. Ник берәү дә чыланмады икән?! Аннан соң боларның барысы да төштә булса да, Таңчулпан ул яңгырны өнендә күргәндәй тоела, хәтта киемнәренең җебенә кадәр су үтеп, ни дәрәҗәдә күшегүен дә хәтерли, юк хәтерли генә түгел, ул аны әлегәчә үз җанында, үз тәнендә тоя кебек иде... Кулына эш бармаса да, ул, тырышып-тырмашып нидер кыйраткан каләмдәшләре алдында тик утырудан кыенсынып, алдындагы кулъязмага текәлгән, янәсе, бик бирелеп укый инде. Көтмәгәндә яңгыраган тавыш барысының да башын күтәрде: – Сәлам, кызлар! Туган илгә хезмәт итәбезме? Башны күтәрүгә иң тәүдә керүченең бөтен йөзен балкыткан елмаюы күзгә ташланды, бераздан көдрәрәк булып торган коңгырт чәчләре, зифа буй-сыны шәйләнде. Барысы берьюлы күтәрелеп караудан егет үзе дә уңайсызланыбрак калды, ахрысы, ишек янында гына утырган Таңчулпаннан күзләрен тиз генә аерды да, карашын бүлмәдәгеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә йөгертте һәм, ниһаять, үзенең ник кергәнен исенә төшергәндәй, урта яшьләрдәге хатынга төбәлде: – Фәндидә апа, сине сагынып кердем бит мин. Фәндидәнең күзләрендә мутлык чаткылары күренде: – Сизеп торам, Искәндәр, – дип елмайды ул. – Мине сагынмый, менә бу гүзәлләрне сагынмассың бит инде.
98
0