Рәсимә Гарифуллина Гомер буе үзен эзли кеше

Рәсимә Гарифуллина Гомер буе үзен эзли кеше

Гомер буе үзен эзли кеше, Берәү таба, берәү табамый. Бу җиһанда үз бурычын үтәп Сүнмәс ялкын булып яналмый. Язмыш йөртә безне һәрчак әйдәп, Бөек көчләр кушкан юл йөртә. Бу җиһанга килгән һәрбер адәм Язмышыннан мәрхәмәт көтә. Үзен тапкан кеше бик бәхетле, Аның өчен дөнья изнигам. Үзен тапмаганнар никадәрле, Алар сан-исәбен кем җыйган?

Тэглар:

134

0