21нче көн. Таһир Шәмсуаров. Туганнар.

21нче көн. Таһир Шәмсуаров. Туганнар.

Туганнар Без бит җирдә бер атадан, Бер анадан туганнар. Күршедә күрше булса да, Сезгә җитми, туганнар! Бер бишектә тибрәлгәнбез, Бер сукмактан чапканбыз; Нәрсәнедер югалтканбыз, Нәрсәнедер тапканбыз. Тамырларда бер кан ага, Йөз дә, сүз дә охшаган  Абынсам, йөгереп килеп Җитәсенә ышанам. Саклар өчен, яклар өчен Туган булып туган без. Иңнәремә кулыңны куй, Бер анадан туганбыз..

Тэглар:

121

0