
21 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"
21 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк" Бабасын җирләгәннән соң Ярмөхәммәт бик нык үзгәрде. Унъяшер сабыйга өлкәннәрнең җитди төсе керде. Ярмөхәммәт бик иртә олыгайды. Каралты-курада бердәбер ир зат ул, Ярмөхәммәт. Чыр-чу килеп уйнаучы балалар янына ул сирәк бара. Хәзер аның уйнарга вакыты да, теләге дә юк шикелле. Кара таңнан колхоз эшенә китә, кичкырын йорт-абзарда, каралты-курада эшнең бетәсе юк. Мәшәкатьләрнең чуты-кырые куренми. Гомер буе ул авыр эштә булачак. Авылда яшәүченең тәкъдире шундый. Шулар өстенә кайгы басты баланы. Ул бабасын сагына. Юк! Сагынмый. Үлгән кешене сагынып булмый. Исән кешене генә сагыналар. Сәер нәрсә, Ярмөхәммәт бабасын юксына. Әтисен ул сагына, бабасын юксына. Әллә ничек сәер халәттә яши башлады Ярмөхәммәт. 62 нчы бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
119
0