
Мин-бары тик гади кеше генә...
20 нче көн #әдәбимарафон Илдар Кыямов "МИН - БАРЫ ТИК ГАДИ КЕШЕ ГЕНӘ…" Юл газабы - гүр газабы, диләр, Шул «газаплар» әллә ничек якын. Күрермен күк юлда шигъриятнең Пар канатлы, сылу тулпар атын. *** Еллар узар. Беркем бакый түгел: «Авылым!» - дип, мин дә җирсемәм… Һаман шулай таңнар каршылап Яши бирер Туган җир генәм! *** Җир әйләнә, кояш нурын сибә, Кар ява да җиргә, кар эри. Кешенең исе китми бернигә дә - Кырык төрле эш бетереп йөри. * * * Тыйма, кеше, йөрәгеңне - Типсен, янсын көчлерәк! Бу янулар күгәрүдән Саклану өчен кирәк. *** Тәрәз ачтым иртә таңда - Бик хуш кына кошлар сайраша. Бер карга да кушылып бакырмаса, Китек булыр иде тамаша. 121 нче бит #ИлдарКыямов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
107
0