20 нче көн   Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

20 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”

Ләйлә юынып чыкты да, верандадагы иске көзге каршына басып, сөлгесе белән чәчен киптерде. Аннары ак җирлеккә кара борчак төшкән күлмәген киде һәм кибеп тә бетмәгән чәчен иңнәренә таратып салды. Чәчен гел шулай аркасына таратып йөрергә ярата. Шулай тараткач, сибелгән чәчләр астында бөкресе дә бигүк беленми. Гөлсирә, үзенә сиздермичә генә, кызына әледән-әле күз сирпеп алды. Балам, балам, дип әрнеде ана, классташлары белән очрашып, күрешергә барырга җыенучы кызына карап. Классташлар... Димәк, кияү булып, кәләше белән Сабан туена кайткан Айрат та булачак. Кияү егет! Әмма җиңүче атка чиккән сөлге генә бәйләмәделәр. Балам, йөрәккәең ничекләр түзә икән, дип әрнеде ана. Минем, ичмасам, серемне сөйләргә җиңгәчи апам бар, синең бит, кызым, беркемең дә юк. Әни кеше аңласа да, аңа барысын да сөйләргә оялдыра шул. Синең бит дустың да, сердәшең дә Айрат булды.

Тэглар:

120

0