Рәмзия Габделхакова " Кышлар җиткәч кайтырмын..."

Рәмзия Габделхакова " Кышлар җиткәч кайтырмын..."

20 нче көн. Рәмзия Габделхакова " Кышлар үткәч кайтырмын..." Һәр көнне очрашкан гашыйклар ни турында сөйләшә? Әйдәгез, тыңлап карыйк. - Уууу, йолдызлар күп бүген! - дип соклана Сәвия. - Төн аяз, шуңа барысы да күренә. Чүпликме?- ди Гаяз. - Нәрсәмә? Нишлисең аның белән? - Сиңа бүләк итәм. - Ә мин аны кая куйыйм?Бакчабызда таш болай да җитәрлек. - Йолдызны таш белән бутама инде. - Алар көндез югала бит, төнлә генә балкыйлар. - Чөнки көндез кояш бар! - Йолдызлар күктә генә кирәк. Җирдә матурлык болай да күп. - Һәр кеше аны арттырырга тиеш! - дип акыл сата егет. Сәвия бераз кйланып тора да бала-чага сыман кул чәбәкләп кычкыра: - Гаяз, беләсеңме, нишлик? Әйдә без синең белән агач утыртыйк! Пар агач! Яхшы истәлек бит! Әнә Хатыйп абый үзләренең бакчасына күпме нарат утырткан! Авылда яшеллек күбрәк булган саен яхшы, кислород чыганагы бит ул. Гаяз көлә: - Сиңа кислород җитмиме әллә? - Ярар инде, көлмә. Картайгач, шул пар агач янына килеп утырырбыз. 11-12 нче битләр. #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанЯзучыларБерлеге #МиллионТатар #НурлатМарафончылары #РәмзияГабделхакова#Кышларҗиткәчкайтырмын

Тэглар:

135

0