
#Әдәбимарафон2024
XXVII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» Егерменче көн #әдәбимарафон2024 Сүз иясе белән йөрми. Әйтем. Юк, нәкъ менә сүз иясе белән йөрсен җирдә (шулай булып керсен гадәткә). Сүз иясез генә йөрер булса, Яшел ут янар иде бөтен гайбәткә, Сүз иясез белән генә йөрсен җирдә. Сүз, җитәкләп Алып барсын алдан Иясенең исемен... Кешеләргә тугры, хак сүз булып, ишекләрне иркен ачып керсен, шымчы кебек качып йөрмәсен! Әйе, сүз иясе белән генә йөрсен. Сүз иясенең кемлеген Һәм сүзенең ниндилеген бөтен халык күрсен! Юкса, кемгә бирелер сүзнең браклык йә сыйфат билгесе? Сүз иясе белән йөрсен! Гомер биштәре : шигырьләр, балладалар поэмалар Роберт Әхмәтҗанов ;[ төз. Г. Марат]. - Казан, Тат. кит. нәшр. 2018. - («Шагыйрь мөнбәре» сериясе) 125 нче бит. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #китап #БалыкБистәсе #Роберт Әхмәтҗанов #Гомербиштәре
117
0