
Залия Нуртәхмәтова «Күңелем чагылышы»
20 нче көн. 52 нче бит. «…Сары яфрак. Урман буйлап барам сукмаклардан, Иңнәремә яфрак коела. Сары яфрак - сагыш булып түгел, Сары алтын булып тоела. Көзге көннәр дә бит төрле була, Сагыш кына килми көз белән. Көзләр белән кайчак Бәхет килә, Мәхәббәт тә килә - мин беләм. Мин яратам көзнең яңгырын да. Салкын җилен кайчак тоймыймын. Әллә көз аенда тугангамы, Көз моңыннан бер дә туймыймын. Сары төс ул - һич тә сагыш түгел, Сары яфрак көзнең бизәге. Сары келәм җәйгән сукмаклардан Бер узмыйча йөрәк түзәме?..»
155
0