
Әсгать Салах
Кошларда да кеше язмышлары. Кешеләр нигә йорт сала? Аларга торыр урын кирәк, шунда яшәр өчен йорт сала, диярсез сез һәм хаклы булырсыз. Ә мин. аларга тәрәзә кирәк, шуңа йорт житкерәләр, дияр идем. Тәрәзә!… Тәрәзәләр ачылып китә дә, өйгә ашкынып, талгын яз исе керә башлый. Аһ шул язгы хуш ис! Тулышып аккан инеш тирәли котырып үскән зирек һәм тал-тирәкләр, су буен әйләндереп алган шаулы камыш дәрьясы, яр астында эреп бетмәгән кар, инеш суы, зәңгәр томан, туган якларын сагынып кайтучы киек казлар тавышын моңлы һәм янгыравыклы иткән саф һава - аларның барысы да аһәңле, кабатланмас яз исен хасил итә. Тормыш яме, яшәү дәрте, илһам, рух күтәренкелеге, күңелләрне канатландыра торган яз исе… Иркен әрәмә өстеннән жилдә жилпенеп торналар үтә: «Тор- рыйк, тор-рыйк!» 43 нче бит #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
123
0