
Әдәбимарафон. Курку. Фәнис Яруллин
Хикәя Ә беркөнне Әмир янына үзе коткарган кыз килде. Ул бик кыюсыз иде. Матур зәңгәр күзләрен тутырып Әмиргә карарга да куркып кына исәнләште. — Сез миңа ачуланасыз инде, билгеле,— диде кыз. Әмир аның сүзләренә каршы нидер әйтмәкче иде , кыз ашыгып-ашыгып яңадан сөйләргә тотынды:— Дөрес, дөрес, сезнең урыныгызда булсам, мин дә ачуланыр идем.Качып киттем бит , адәм көлкесе. Артыма әйләнеп карарга да курыктым. Шунда берәр автомат телефоннан милиция чакырасы иде дә бит. Курыктым... #Әдәбимарафон #Татарстанязучыларберлеге #Таттелеком#44# Татнефтьүстерүфонды #ФанисЯоуллин #курку
64
0