Кичке таң

Кичке таң

20нче көн. Әле шактый иртә иде. Дулкыннар яр итәгендә ак күбек булып салмак кына килә дә сарыла, килә дә сарыла. Аннан, чарасызлыктан, йөгерек буразнага әверелеп артка чигенәләр. Кояшның үзе өчен түгеллеген Илһам яхшы белә иде, шулай да Урта диңгез буена килеп, кунакханә бүлмәсендә бикләнеп ятмас бит инде. Коену өчен сатып алган озын җиңле махсус ак күлмәкне киеп, ковбойныкыдай салам эшләпәне башка чәпеп, чатыр астында посып яту да эш түгел...

Тэглар:

103

0