20 нче көн Рабит Батулла  "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

20 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

20 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк" Укытучы Вәлия өйдән өйгә, урамнан урамга йөреп,укырга керәсе балаларның ата-аналары белән сөйләшеп йөрергә мәҗбүр иде. Күп аналар балаларын мәктәпкә җибәрми. Ир-ат юк, өй тирәсендәге эшләр, колхоз мәшәкатьләре балалар, үсмерләр җилкәсендә. Тормышны алып барырга кирәк. Бала колхозда эшләсә, ичмасам тамак хакы булыр. Печән-утын әзерләшер дип, Вәлия килеп кергәч, Хурлыгаян да: — Ярмөхәммәт быел сабакка йөри алмас инде, кем,Вәлия,дигән иде. Аны Айдаш баба кырт кисте. — Үзем исән чакта балалар мәктәпкә йөрер, килен! -дип агейдән кычкырды. Шулай итеп, Ярмөхәммәт укытучы Вәлия сыйныфына язылды. Атлы эштән аерыласы килмасә дә, ул беренче сентябрьне зарыгып көтте. Анасы белән бабасы аңа унике битле ике дәфтәр,агач саплы ручка сатып алды. Бер мыскал шәмәхә кара буявын күргәч, Ярмөхәммәт елмайды. — Саклап кына тотыгыз, балалар, -диде ана. - Факиһә белән уртак булыр. Һәркен иртән уянгач, Ярмөхәммәт узендә ниндидер үзгәреш сизә башлады. Әллә нинди куанычы бар сыман әллә нинди зур эшләр майтарасы килә: кешеләргә яхшылык эшләп, рәхмәтләрен аласы килә. 60 нчы бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

79

0