
Әдәби марафон 20 нче көн
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Сания Әхмәтҗанова "АНА ТЕЛӘГЕ" Баш очымда ак болытлар йөзә, Күңел якты нурда коена. ...Күр, бер сабый, тәү адымын атлап, Әнкәсенә килеп сыена. Кулларымны кушып төбәләм мин Күк гөмбәзе – чиксез чатырга: "Язсын иде һәрбер хатын-кызга Ана булу бәхетен татырга!" Балаларым алсам кочагыма, Шөкер итәм көнгә мең кабат: "Үзең сөеп биргән бу бәхетне, Гомерлеккә, Раббым, Син ярат!" Ак өметкә җанны биләсәк тә, Дөньялары кырыс хаклыкта. ...Аерылулар булсын – вакытлыча, Күрешергә язсын – шатлыкта. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #Лаешәдәбимарафончылары #СанияӘхмәтҗанова #АнаТеләге
80
0