
Әдәби марафон 19 нчы көн
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 САНИЯ ӘХМӘТҖАНОВА БАЛАМ, БЕЛ... Илен, телен, динен алмаштыра — Ниләр көтә адәм баласын?! Аңла, балам, сине Үзең итеп Туган телең саклап каласын! Куштым сиңа сайлап матур исем — Җисемеңә туры килсен ул; Милләтеңнең бер мирасы итеп, Әткәң-әнкәң биргән исем ул. Вакыт белән бергә үзгәрә бел: Телләр өйрән, балам, дөнья күр, Йөз чөермә ләкин үз телеңнән — Бу — Ватанны сату белән бер. Син тугач та, әнкәң сөте белән Иренеңә тамган туган тел. Туган телең җуйсаң, әниеңне Онытуың булыр, балам, бел! #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #Лаешәдәбимарафончылары #СанияӘхмәтҗанова #БаламБел
85
0