Таубашындабүребар
20 нче көн Асия инде аягына басты. Акрын гына атлап, изолятор дип аталган бүлмәдә йөри ала. Сеңлесе килеп, чәчләрен юып китә. Көн саен диярлек абыйсы, туганнары килеп йөри. Аның мендәре астында кояш кебек түгәрәк, артына пар аккошлар ябыштырылган дусты, ахирәте - көзгесе ята. Көзге дускаем, әйтче мина, мин элекке кебек матур була аламмы? – Пушкин әкиятендәге үги ана кебек көзгедән сорый кыз. - Курыкма, Асия, син элеккедән дә матуррак булачаксың. Ян Михайлович дөресен әйтә, - дип җавап бирә түгәрәк көзге. Чыннан дамы? - Ян Михайлович алдамый, син курыкма! Син бер дә кайгырма, Асия! Син бит тәмугның төбендә булып кайттың. Бу сүзләрне көзге Асиянең бөтен тәне ташбака кабыгы белән капланган, үтереп кычыткан чакта әйткән иде. Юк, көзге түгел, кыз үзе бу сүзләрне көзгедән әйттерде. Асия бүген дә көзге дускаең, Арча кызы Зәлия бүләк иткән көзгене мендәре астыннан алып, йөзенә китерде һәм сөенеченнән елмаеп куйды. Көзгедән ана кызыл, ләкин элекке кебек үк матур йөзле кыз карап тора иде.
40
0