Кызыл гөл
Мәдинә Маликова "Кызыл гөл" ... Җәзаның иң аяусызы менә кайда икән ул! Коры тимер ятак кына куелган, кап-караңгы, дымлы һәм салкын таш куышта. Тәне газапланганын тоймады да шикелле Заһидә. Җан газабы - Вилен хәсрәте талый иде аның бәгырен! Әгәр Заһидәне монда китереп тыкканнар икән, димәк, Виленның сүзен санга сукмыйлар, аның белән гомумән исәпләшмиләр дигән сүз. Ә нинди очракта шулай булуы ихтимал? Ашыгыч рәвештә берәр кая китсә дә, хәтта чирләп ятса да, соңрак аның ни әйтәрен уйламый булдыра алмаслар иде... Димәк, биредәгеләр аны бөтендәй юк дип саный. Ничек алай булуы ихтимал? Әллә соң аны да кулга алдылар микән? Ләкин ниөчен? Ә бәлки, аны нәкъ менә Заһидәне яклаганы өчен кулга алганнардыр?! Бу уйга чыдау мөмкин түгел иде. Мөгаен, Вилен бу минутларда аның өчен - Заһидә аркасында газап чигәдер. Ә ул монда кысылып ята, аны яклап бер сүз әйтә алмый! 121 нче бит
82
0