Тамга

Тамга

Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" Урамнан кемдер: - Нурихан! - дип кычкырды. Ир, аягына да кимичә, оекчан гына ишегалдына чыкты. Башыннан шәле шуган Шәрифә капкага сөялгән ,үзе еш-еш сулый иде... - Мине... мине тагын куды... Шул ук бүре... маңгаенда йоны күперенке. Авыл башында Гарәфетдин карт сәнәк белән араламаса... Чәйни иде... Качты урманга... Сул урманга... Аларның өннәре шунда, ди... Син безне ник якламыйсың, Нурихан? Син бит аучы малае... Суыкта да ирнең чигәсенә кан бәрде. - Ялгыз йөрмә, дидем бит, Шәрифә... - Миңа хәзер сакча ялларгамыни?! - Тынычлан, Шәрифә... - Сиңа рәхәт, алар сиңа тими. Безнең кебек көчсез хатыннарга гына ташлана. Гайнан тәүбәләнде, бүтән эчмим, ди. Әйдә, үзәккә күчик, ди. Мин ирем белән кушылам... 448 нче бит

Тэглар:

102

0