Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "

Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "

20 нче көн — Рәхмәт яусын, син безгә әйбәт сыер саттың, Гөлсем. Уңдык без, — диде Күкчәчәк, көлемсерәп. — Уңдык, дип мыскыллыйсың бит син! Нишләттең малкайны, пәри заты?! Нинди догаларың белән әфсенләдең?! — Көндәш учындагы көнбагышын ачу белән сыер өстенә сипте. — Кәҗәдән дә хужы иде бит бу мәхлук! Тәүлегенә ярты стакан сөт саудыра иде! Икенчеләй турымда бакырынса, сәнәк белән корсагына чәнчәм! Хатын җирдән таяк алып сыерга кизәнгән Гөлсемнең кулын читкә борды. — Сукма! Бүтән ул синең тирәңдә сырпаланмас. — Давай ыспурлашабыз, көтүдән туры монда чабачак мүкләк! Мине сагына ул, мине! — Чапмас. Сиңа ул: «Сөтем ташый, күр», — дип исбатларга теләгән. Хайваннарда да кеше акылы бар. Мин дә аны саташкан дип ялгыштым. — Саташыр әле, көт. Син әллә кемнәрне дә саташтырырсың. Мирсәлим төнлә исемеңне кычкырып, тирләп уяна иде әнә. Яшәтмәдең син безне татулыкта, әфсеннәрең белән ирне боздырып яттың. «Сүзгә-сүз ялгама, кит!» — дип, үз-үзенә боерды Күкчәчәк. «Төнлә исемеңне кычкырып уяна…» Нәрсәдер йөрәкне умырып-умырып чеметте. Юк, көл тузгыган учакны яңадан кабызып, хисләрне терелтмиләр. Яшәү бер төстә генә дәвам итә. Ул инде элеккечә Мирсәлимгә багыналмый… Сыер шул көннән соң Гөлсемнәр капка төбеннән бизде. Әмма азгын хайван, көтүдән качып, иркенләп басуда сыйланырга гадәтләнде. Лотфулла тагын хатынын гаепләде. — Келәт тулы бодай, баз тулы чөгендер, ник шуны иртән дә, кич тә лыкындырмыйсың! Бөтен кырымны таптатасың! Авылыгыз белән миегезгә чүкелдеме сезнең? Мал-туар урамда чирәм дә чемченмәсен диелдеме? Ишет, монда җиргә мин генә хуҗа! Безнеке димәм, теге вакытта ун мөгезне дөмектергән кебек, иген басуында очратсам, монысының да башына гөпелдәтәм.

Тэглар:

79

0