Габделхәй Сабитов "Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе"

Габделхәй Сабитов "Сопкаларда шәфәкъ шәүләсе"

Егерменче көн. Юра ашап утырган җиреннән сикереп торды да бөркеткә зур гына икмәк кисәге тондырды. Шуннан соң карт доцент "начар , бик начар!" дигән кебек, башын гына чайкап куйды. Аның ни өчен шулай әрнегәнен мин яхшы аңладым... Дөньяның әчесен-төчесен күп татыган кеше ул. Гражданнар сугышы елларында утны-суны кичкән . Продразверстка көннәренлә ачлыктан җәфа чигүче эшчеләр өчен икмәк кисәге зурлыгындагы икмәкне унлап сугышчының бүлеп ашаганын күргән ул. Юк, күреп кенә калмагандыр. Бик нык әрнеп әйтте бит... Үзенең соңгы кабымын бүлеп , ачтан шешенгән сабыйларна биргәне дә булгандыр. Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан Китап Нәшрияты 2001, 116 бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

60

0