И гомер, гомер
#әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Егерменче көн. И гомер, гомер Халигулла сынык кулы белән айдан артык больничныйда йөрде. Бәлки, малае турында чынлап торып менә шул чакта уйлангандыр ул. Һәм "кияү белеп әйткән икән бит!" дигән нәтиҗәгә дә, мөгаен, иң беренче булып шул вакытта килгәндер. Әхмәт белән Фәнзиянең ничә еллар буе ачынып әйтә килгән кисәтү сүзләре, җепкә тезелгән мәрҗәннәр шикелле, шушы вакыйгадан соң гына чынбарлык булып аның алдына килеп басканнардыр. Инде малаеның буйга җиткәнлеген дә ул сынган, гипска катырылган кулын муенына асып йөргәндә генә бөтен ачыклыгы белән сизде бугай. 24нче бит. #ӘхәтСафиуллин #Игомергомер #повесть #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком
60
0