Зөлфәт Хәким Серле тәңкә

Зөлфәт Хәким Серле тәңкә

Армиядә бергә хезмәт иткән Буа егете Әнәс, армиядән кайткач, милициягә эшкә керде, Алабуга милиция мәктәбен тәмамлады, хәзер ул лейтенант, уголовный розыск хезмәткәре иде. Равил шундук игътибар итте - түгәрәк чырайлы, хәйләкәр күзле "служак"ка милиция формасы килешеп тора, почык борынлы, тырпайган колаклы икәне күзгә ташланмый иде. Кыршылып беткән өстәл яныннан кузгалып, әнәс ихлас шатлык белән дустын кочаклап сәламләде. ... - Армия сагындырамы соң? - Аның нәрсәсен сагынасың иеде, - дип, йөзен чытты Равил. - Күңелле иде бит, дип, авызын җәеп елмайды Әнәс. - Мин һич кенә дә сагынмыйм армияне. - Театрда ни хәлләр бар? - Театр үзенчә эшләп ята инде ул. Театр читтән караганда гына, сәхнәдәге күренешләрне күзәткәндә генә, матур икән ул. Сәхнәдә ике сәгать ялтырар өчен күлисә артындагы чүплектә казынып ятарга туры килә. Әммә барыбер яратам мин эшемне, спектакльдә уйнаганда, күпмедер вакытка аерым дөнья белән яшәп аласың. Кайвакыт шул сәхнә тормышы бертуктамый дшвам итсен иде, дип уйлыйм. Чынбарлык китаплардагы, фильмнардагы, сәхнәдәге шикелле түгел ул, мәхәббәт драмалары да сәхнәдә мавыктыргыч күренә. Ә менә минем белән Гөлнара арасындагы мөнәсәбәтләрне сәхнәдә күрсәтсәң, җанбиздергеч күренеш булачак... #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #ЗөлфәтХәким #Казанутлары

Тэглар:

79

0