
Лия Мөхәмәтгарипова "Күрше хакы"
20нче көн #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Озын сүзнең кыскасы, күршеләрегезгә игътибарлырак булыгыз, хәлләрен белешкәләп торыгыз. Нинди генә күрше булмасын, ул бит сезнең янда, стена аркылы гына тора. Бер-берегезгә кырыс булмагыз, мәрхәмәтле һәм ачык йөз белән каршы алыгыз күршеләрегезне. Аллаһы Тәгалә юкка гына аларны сезгә күрше итеп җибәрмәгән шул. Бүгенге көн белән генә бит көн бетми әле. Алга таба да яшисе бар, билгеле. Күршем начар дип, тавышлана дип, гауга куптармагыз! Тынычлык белән эш итегез! Алдагы көнегезне уйлагыз, нәкъ тә шул күрше сезгә кирәк чакта ярдәм итеп тә куяр. Дөнья хәлен белеп булмый бит! Бүген масаеп йөрсәгез, иртәгә муеыныгызны түбән төшерергә туры килмәсен! Тормыш бар кешене дә тигезләштерә ул! Бар кешене дә үз урынына куя! Күрше хакы - Тәңре хакы... Бу сүзләрне бервакытта да исегездән чыгармагыз! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛияМөхәмәтгарипова #Күршехакы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
94
0